Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайлылар Республика, шәһәр һәм нефтьчеләр бәйрәменә әзерләнә

Килешәсездер җәмәгать, быелгы август яңгырларга бай булып, үзенең зыянын да салырга кереште.

Чүп үләннәренең чамасыз үсүе турында әйтүебез. Шәһәрнең ТОслар җитәкчеләре менә шушы җәелергә генә торган “яшел янгын”ны авызлыклауда атна саен өмәләр оештыралар.

Шушы араларда ул Нурия Хаҗипова җитәкләгән 4 нче ТОС җирлегендә биредә яшәүчеләрнең дә катнашында узды.

– Яшьләр гаиләләр яшәгән яңа йортлар да күп булган шәһәребезнең бу урыны, әлбәттә, чиста, тәртиптә булырга тиеш, – ди өмәгә чыккан пенсионер Рәзинә Хәйдәрова. – Киләчәктә өмәләрдә кушылучылар саны тагын да күбрәк булсын иде...

Иртәдән үк чалгы, чапкычлар тавышына күмелгән участок бер сәгать эчендә тигез итеп чабылган хәтфә үләнле булып, купшыланып калды. – Август ахырында, матур традиция буенча, Республика, Шәһәр көннәрен, нефтьчеләребезнең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәбез, әлбәттә, яшәгән урыныбыз тагын да балкып торырга тиеш. Шәхси йортлар хуҗаларын да капка төпләрен тагын бер барлап, тәртипкә китерергә чакырабыз, – дип коллегаларының уртак үтенечен дә җиткерә Нурия Касыйм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев