Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

«Ватан сакчылары» ярдәм кулын суза

1 июньнән ил күләмендә «Ватан сакчылары» дәүләт фонды эшләп килә. Әлеге фонд махсус хәрби операция ветераннарына, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.

Оешма эшчәнлеге Россия күләмендә алып барыла, шул исәптән безнең республикада да. Хәзерге вакытта Татарстанда 19 районда 45 социаль координатор эшли. Фондның шулай ук зур әһәмияткә ия бер максаты бар — ватанпәрвәрлекне үстерү, тарихыбызны саклау, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлтелгән иҗтимагый проектларга махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итү

Фонд махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтә торган коммерцияле булмаган һәм волонтерлык оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Аның эшчәнлеге адреслы ярдәм белән генә чикләнми, чөнки төп максат — ветераннарыбызга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә лаеклы игътибар бирү.

Азнакай районында да социаль координатор эшли. Айгөл Әхмәтҗанова әлеге изге вазифаны башкаруы турында безнең белән уртаклашты:

— Төп максатыбыз — персональ социаль ярдәм күрсәтү. Без махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә медицина, психологик ярдәм күрсәтү дә, социаль реабилитация үтү, аларны дарулар белән тәэмин итү, техник чаралар алу буенча булышлык итәбез. Фонд шулай ук яңадан уку, эшкә урнашу кебек мәсьәләләрдә дә булыша. Югарыда әйтелгән категориядән килгән һәр кешенең социаль тәэмин итү чаралары буенча консультация алу мөмкинлеге бар. Социаль координатор эшчәнлеген район башкарма комитеты бинасында алып барам (Ленин урамы, 14 нче йорт, 2 нче кат), — ди Айгөл Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев