Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Урсай авыл биләмәсендә Җиңүне бәйрәм иттеләр

Быел Ватан сугышында Җиңү яулауның 78 еллыгын билгеләп үтәбез.

Районыбызның Урсай авыл биләмәсендә дә ул зур колач белән узды.

Урсай һәм Мөслим авылларында бәйрәм патриотик рухлы җырларга үрелеп, чыгышларга бай булып, олысы-кечесе катнашында узды. Тантанада Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов та катнашып, район җитәкчелегенең котлауларын ирештерде.

Һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре салынып, Ватан сугышы каһарманнары рухларына бер минутлык тынлык игълан ителде.

Бәйрәмдә катнашучылар патриотик хисләргә уралып, бер- берләре белән аралашып солдат боткасыннан, пылаудан да авыз итте.

Күңелләрне җилкендергән, елаткан да, җырлаткан да бәйрәм әле озак вакытлар күңелләрдә сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев