Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Мүзейда Батырлык дәресе үзды

Күптән түгел музейда Батырлык дәресе үтте.

Бөек Ватан сугышы елларында да, үзләренең гражданлык бурычларын үтәп, патриотик батырлыклар күрсәткән чорларда да якташларыбыз үрнәге бәяләп бетергесез. Батыр якташларыбыз үз бурычларын һәрчак намус белән үтәделәр һәм бүген дә шулай. Авырлыкларны җиңә барып, тиңсез батырлык үрнәкләре күрсәтәләр.

"Бүгенге чараның кунаклары да Әфганстанда, Чечняда хезмәт итеп кайткан якташларыбыз, Украинада хезмәт итүче, хәзерге көндә ялга кайткан райондашларыбыз, "Эзләнү" отряды егетләре иде. Шәһәребезнең 2нче урта гомум белем бирү мәктәбе, гимназия укучылары батыр абыйлары белән якыннан танышып, кызыксындырган сорауларын да бирделәр. "Эзләнү" отряды егетләре берничә ел дәвамында Бөек Ватан сугышы үткән җирләрдән шактый гына истәлекләр - кораллар, солдат медальоны да алып кайтып, музей фондына тапшырган иделәр, - дип хәбәр итә музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

Күңелләрдән мәңге җуелмас эз калдырган ул чорлардагы авырлыклар тарих битләренә язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев