Күктәкә авылы халкы солдат егетләргә токмач кисте
Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә.
Әлеге изге эшкә Күктәкә авылы халкы да бердәм кушылып, егетләребезгә токмач кистеләр.
– Күктәкә авылы халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бу бүгенге көндә дә шулай. Изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылдык: авылдашларыбыз бердәм булып акча да җыйдылар, йон оекбашлар да бәйләделәр, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш керттеләр. Токмач кисү турында хәбәр биргәч, авыл клубына яшьләр дә, өлкәннәр дә килде. 130 йомыркага камыр басып, токмач кистек. Өйдә әзерләп китерүчеләр дә булды. 90 яшьлек Мөнҗия апа да бу эштән читтә калмады. Токмач кисү эшендә катнашкан барысына да рәхмәт сүзләремне җиткерәм, – ди Мәдәният йорты җитәкчесе Разания Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев