Чәкән авылында Җиңү көнен бәйрәм иттеләр
9 Май – Җиңү көне уңаеннан, авылларда да бәйрәм митинглары үтә. Вахитов җирлегенә кергән Чәкән авылында да шундый чара узды.
Һәйкәл янына тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары, яшь буын - мәктәп укучылары һәм авыл халкы килгән иде.
Бәйрәм тәбрикләүләргә, концерт номерларына бай булды. Чыгышларның барысы да батырлыкка дан белән сугарылган иде. Авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Аскарова, Россия социаль фондының Азнакай районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина чарада катнашучыларга изге теләкләрен җиткереп, бәйрәм белән котладылар.
Бу көнне җитәкчеләр шулай ук тыл фидакарьләре һәм Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары янында булып, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев