Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Безнең Геройлар

Бөек илнең батыр уллары

Алар – тыйнак, алар – аз сүзле. Без аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашулары вакытында гына күреп калабыз да, башкалар сөйләвеннән генә ишетеп беләбез. Ә бит күпләре – хәрби операция башланган көннән алып шунда – ут эчендә һәр көнне үлем белән йөзгә-йөз очрашып, ил иминлеген саклый. Алар дигәнем, инде аңлашылганча – Донецк һәм Луганск республикаларын, алай гына түгел, бөтен кешелекне фашизмнан азат итүче Азнакай ир-егетләре.

 Сугыш кырыннан яраланып кайткан Ильмас Шәрипов белән якыннан таныш булмасак та, аның хакында районның хатын-кызлар оешмасын җитәкләгән, егетләребез белән даими элемтәдә торган Эльвира Галиевадан шактый мәгълүмат алдык.

Ильмас Казанда авиация югары уку йортын тәмамлаган. Контракт белән хәрби хезмәткә 2021 елның декабрендә китә. Авиатехниканы яхшы белгән егет пилотсыз очкыч аппаратлар белән эшли. Алар белән оста идарә итү генә түгел, менә дигән итеп ремонтлый да.

 Харьков шәһәре тирәсендә барган сугышларда ул каты яралана. Санкт-Петербургта дәвалану үткәндә районыбыз администрациясе үтенече буенча анда яшәүче якташларыбыз аны кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Егет үзенә булган игътибар - кайгырту өчен электрон элемтә аша рәхмәтләрен җиткереп тора. Бүгенге көндә ул туган җирендә тернәкләнү программасы буенча дәвалануын дәвам итә.

 Артур Зыятдинов районыбызның Җиңү бистәсендә туган, шәһәрнең 2 нче мәктәбен тәмамлаган. Повар-технолог һөнәре үзләштергәч, берникадәр эшләгән һәм солдат хезмәтенә алынган. Хабаровск өлкәсендә учебка үткәч, аларны Крымга җибәрәләр. Артур контракт буенча хезмәт итәргә кала. Махсус хәрби операциягә дә алар иң беренчеләрдән булып кушыла. Хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен ул дүртенче дәрәҗә  Изге Георгий ордены, Крым республикасы башлыгы медале белән бүләкләнә.

Артур Зыятдинов хәзер башкаладагы югары уку йортында геолог белгечлеге ала. 

  Бүгенге көндә хәрби операциядә булган Илдар Габделхаков хакында да район җитәкчеләреннән зур горурлану сүзләре ишетәбез. Илдар мобилизация вакытында үз теләге белән китә. Әтисе – әфган сугышы ветераны Рафаэль Габделхаков улына чын ир-егетләр тәрбиясе биргән шул,  башкача булдыра да алмый. Кыю, тәвәккәл, максатчан егет  хәрби училище курсларын тәмамлый. Бүгенге көндә ул взвод командиры. Әтисе Азнакайдан җибәргән “УАЗ” машинасы аларның взводына “хезмәт итә”. Запас частьлар, башка кирәк-яракларга да кытлык кичертми аларны үзе дә сугыш афәтен кичергән Рафаэль. Кызганыч, аның үзе белән әңгәмәбез генә барып чыкмады.

–Кирәк түгел”, – диде афганчы-ветеран. – Туган илен саклау – һәр чын ир-егетнең изге бурычы. 

Алар-тыйнак, алар аз сүзле. Әнә шундый кыю йөрәкле ир-егетләребез булганда, әлбәттә, илебез җиңү яулый, иртәгәге көнгә олы ышаныч, зур максатлар белән яши.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев