Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Белгеч контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алыну тәртипләрен аңлатты

Патриотик марафон кысаларында контракт буенча хезмәт итү тәртипләрен Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков аңлатты.

«Иң берече чиратта гражданнарның хәрби юлдан китү теләкләре карала. Алар тәүлек буенча эшли торган 117 телефон номерына, хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына 221-44-52 шалтырата яки «Батыр» үзәгенә килә һәм якындагы хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Биредә алар беренчел мәгълүмат алып, кирәкле документлар исемлеген белешә ала.

«РФ гражданнары өчен паспорт кирәк була. Россия гражданины булмаган кешеләр өчен аерым исемлек бар. Хезмәт иткән булсалар, хәрби билет та кирәк», – диде Евгений Токмаков.

Белгеч әйтүенчә, алар һәрбер сайлап алынучы белән үзләре сөйләшәләр. Аның нинди төр гаскәрдә хезмәт итәргә теләвен дә исәпкә алырга тырышалар.

«Элегрәк хезмәт иткән кешеләр килгән булса, бүген хәлләр үзгәрде. Хәрбиләрнең яше үсте: 35-40 яшьлекләр дә күп килә. Бүген 18-60 яшьтәге ир-атлар контракт буенча хезмәт итүгә кандидат була ала. Бик кирәкле яки дефицит булып саналган хәрби белгечлеге булган кешеләр 65 яшькә кадәр карала», – ди ул.

Евгений Токмаков сүзләренә караганда, кешеләр аңлы рәвештә, нәрсә эшләгәннәрен белеп киләләр. Алар социаль ташламалар артыннан йөрми. Иң беренче чиратта алар үзләренең җаваплылыгн белеп килә.

«Контрактка кул куйгач, хәрбиләргә бер тапкыр 195 мең сум күләмендә акча түләнә. Алар моны гаиләләренә дә калдырып китә алар. Оборона министрлыгыннан контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен өстәмә 60 процент түләнә. Ихтыяҗ булган белгечләргә ДОСААФ төбәк җәмгыятеннән өстәмә 105 мең сум бирелә. Шулай итеп, Татарстан хәрбиләре 300 мең сум акча ала», – ди белгеч.

Башка төбәкләрдән килеп Татарстанда хәрби өчетка басучылар да бар. Бу – Свердловск өлкәсе, Йошкар-Ола, Удмуртия.

Фото: © «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев