Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлыларның җан җылысы шифа өстәсен

Бүген Азнакайдан хәрби операция барган җиргә тагын бер машина гуманитар ярдәм җибәрелде.

Монысы инде алтынчы олау. Ә башка районнар белән берләшеп озаткан ярдәм олауларының гомуми саны 20 гә җитте.

–Барлык райондашларыбызга, шушы изге эштә үз өлешләрен керткән хезмәт коллективларына, авылларыбызда яшәүчеләргә ихластан рәхмәт сүзләребезне җиткерәм, – диде район башкарма комитеты һәм гуманитар ярдәм оештыру штабы җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. –Җыелган әйберләрне төяүдә ярдәмгә килгән волонтерларыбыз, иҗтимагый активистлар арасында мәктәп укучыларын да күрү үзе бер горурлык.

Бу юлы ярдәм госпитальләр өчен әзерләнде. Анда Донецктагы җимерелгән иҗат үзәгенә балалар соравы буенча тупланган кирәк-яраклар да бар. Һәрвакыттагыча, гуманитар ярдәм машинасын хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Илсур Идиятов озата китте. Бу юлы аңа Болгардан  коллегасы белән Азнакай урман хуҗалыгы җитәкчесе Эдуард Чикуров та кушылды. Алар госпитальгә урман хуҗалыгы коллективыннан үзләре яңарткан УАЗ машинасын алып бара.

–Егетләребез исән-сау булсыннар. Госпитальдә савыгу узганнарына да безнең изге теләкләр, җан җылыбыз шифа өстәсен, – дип барысы да машиналарны хәерле юл теләп озатып калдылар.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев