Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар Җиңү көнен бәйрәм итәләр

9 Май - еллар уза барса да, беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтмый торган сагышлы да, шул ук вакытта шатлыклы да көн.

Язлар алып килгән иң якты, садә бәйрәмнәребезнең берсе булган Бөек Җиңү көнен азнакайлылар быел да күтәренке рухта, зур дулкынлану белән каршы алды. 
Бәйрәмнең төп өлеше «Юбилейный» стадионында үтте. 
  Ни кызганыч, фронттан исән-имин әйләнеп кайту насыйп булган райондашларыбызның сафы сирәгәя - быелгы Җиңү көнен бары тик ике сугыш ветераны гына каршылый алды.
Стадионга да беренчеләрдән булып хәрби машиналарда сугыш чоры балалары, тыл фидакарьләре керделәр.  Ветераннарыбызны халык дәррәү алкышлар белән каршы алды.
Трибуналарда утырган халык алдыннан тигез сафлар белән ветераннарыбыз,  медицина хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт коллективлары үттеләр. Бәйрәм мәйдан уртасында сугыш башлану, фронттагы, тылдагы мизгелләрне чагылдырган күңелләрне тетрәндергеч тетральләштерелгән  күренешләр белән башланып китте. Өлкән буын вәкилләре бу вакытта сугыш чорының авыр хатирәләрен янә күңелләрендә яңартты. Күпләрнең күзләренә яшь тамчылары эленде. 
- Бу сугышның кайгылы җиле һәр гаиләнең язмышына кагылды, әмма рухыбызны гына сындыра алмады. Җиңү көне - уртак хәтер көне ул. Районыбыздан фронтка киткән 16 мең кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алды. Бүген районда ике сугыш ветераны, 101 сугыш ветеранының тол хатыны, 244 тыл ветераны, 3 меңгә якын сугыш чоры балалары яши. Бүгенге бәйрәм көнендә әлеге батырларыбыз алдында баш иябез. Украинада барган махсус хәрби операциядә дә Азнакай егетләре тиңдәшсез батырлык күрсәтә. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин, тантананы ачып. 
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек җитәкчесе Рәдиф Камалеев чыгышларында да җирлегебезнең батыр ул-кызлары, тыл фикадарьләре, сугыш чоры балаларына дан җырланды.
Сафлар белән атлаган хәрбиләрне, мәктәп укучыларын кунаклар аягурә басып каршы алды.
Җиңү көне бәйрәм концерты белән дәвам итә. Кичке якта азнакайлыларны Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концерты, үзешчәннәребезнең чыгышлары, бәйрәм салюты көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев