Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар илгә Җиңү алып кайткан якыннарын онытмый

Халык хәтерендә мәңгегә уелып кала торган вакыйгалар бар, Бөек Ватан сугышы нәкъ менә тарихыбызның шундый бите.

Бүген – Бөек Җиңү көнендә азнакайлылар илгә Җиңү алып килгән әби-бабайлары, якыннары алдында баш иеп, аларның истәлекләрен янә яңартты. Урманай авыл җирлеге башлыгы Эльмира Абдуллина шәһәрдә узган бәйрәм парадына якын туганының портретын алып килгән иде.
- Әбиемнең сеңлесе Рәхимә Әхмәдиеваның портретын алып чыктым. Ул 1941 елдан 1945 елга кадәр Красноярскида хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшләгән.​ Мин аны белән бик огоурланам. Бик сагынам, юксынам үзен. Һәрберегезне аның кебек батыр булырга, илебезне сакларга чакырам. Бәйрәм белән котлап, барлык азнакайлыларга да сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, - ди ​ Эльмира Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев