Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда ветеран Гайнулла ага Әюпов яшәгән йорт алдында парад үтте

Бүген районның яшьләр идарәсе егет-кызлары Нефтьчеләр урамындагы 6 нчы йорт каршында «Ветеран йорты алдында парад» дип исемләнгән акция үткәрде.



Бөтенроссия акциясенең биредә уздырылуы юкка түгел: Бөек Ватан сугышында катнашкан кадерле ветераныбыз – 102 яшьлек Гайнулла ага Әюпов нәкъ менә биредә яши.
Фронтовикны тәбрикләргә җитәкчеләр, якыннары, хәрби операциядә катнашып, бүгенге көндә ялга кайткан якташларыбыз, мәктәп укучылары да килгән иде.
Фронт юлын машинасында корал ташып үткәргән, тыныч тормышта да яраткан һөнәренә тугры калган ПАТП ның ветеран-шоферы бүген дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши.
- Иртәннән илебезнең төрле шәһәрләрендә барган хәрби парадларны, бәйрәм чараларын карыйм. Үзебез яшәгән илебез белән горурланып утырдым. Мине шулай зурлап килгәнегез өчен рәхмәт, тәнегез сәламәт булсын, - дип ветеран яшьләргә үзенең теләкләрен җиткерергә ашыкты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов илебезгә, районыбызга Җиңү алып кайткан Гайнулла аганы район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлап, ​ бүләкләр тапшырды.
- Без барыбыз да Сезнең батырлык алдында, сугыштан соң кайтып илнең, республиканың, районның ​ үсүенә куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез, – диде Айдар Шәмсетдинов.
ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев аның җор теленә, аек хәтеренә соклануын яшермәде.
- ​ Катлаулы, авыр, сынаулы тормыш юлы үтеп тә әнә шундый күркәм сыйфатларны саклап кала алгансыз, яшь буынга олы үрнәк булып яшисез, - диде депутат.
Ветеранны котлап, 4 нче лицейның 7 сыйныф укучылары ​ тантаналы марш белән үтте. Яшьләр, балалар аңа моңлы җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев