Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда контракт хезмәте буенча “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүен район башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов алып барды.

Ул сүзен хәзерге вәзгыятьтән башлады.

–Бүгенге көндә районыбыздан 200 дән артык ир-егет илнең яңа территорияләре иминлеген саклауда катнаша, – диде ул. Алар арасында мобилизацияләнгәннәр дә, үз теләкләре белән, контракт нигезендә китүчеләр дә бар. Күпләре инде ялга да кайтып китте, алар белән очрашулар үткәрдек.

 Сөйләшүдә бүгенге көндә ялда булган егетләребез Рөстәм белән Илназ да катнашты. Алар ир-егетнең төп бурычы санап илебез иминлеге өчен көрәшкән якташларыбызның сәламнәрен җиткерделәр, даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп, солдатларның тормышын җиңеләйткән, аларга рухи көч биреп торган азнакайлыларга барысы исеменнән чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

–Туган илне саклау – ир-егетнең бурычы дип санаган якташларыбызны һич тә икеләнмәскә чакырабыз,– ди алар. – Контракт белән хезмәт итүчеләр артканнан- арта. Безнең бабайлар да Ватан сугышында катнашып Җиңү яулаган. Хәзер инде менә безнең алга шундый бурыч куелды. Без бармасак кем барыр да, ил иминлеген, гаиләләребез иминлеген кем яклар?!

 Аларның сүзен дәвам итеп, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев контракт хезмәтенә киңрәк тукталды.  Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариатында гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә туплау дәвам итә. Кандидатларга куелган шартлар:

–60 яшькәчә булу;

–сәламәтлек буенча хәрби хезмәткә яраклылык;

–уртачадан да ким булмаган белем;

–авыр җинаятьләр кылган өчен хәкем ителмәгән булу.

 Контракт буенча хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә дәүләт тарафыннан тиешенчә кайгырту күрсәтелә:

–ай саен 170 000 сумнан алып 204 000 сумга кадәр акчалата түләү (звание, дәрәҗә һәм тиешле еллар хезмәт иткәнгә бәйле рәвештә билгеләнә);

–хезмәт урынын, дәрәҗәсен сайлау;

–яшәү шартларын сайлау: хезмәт фатирында, тулай торакта, вакытлыча фатирда тору;

–контракт срогын сайлау: 11 айга яисә 2 елга.

 Контракт 2 елга төзелгәндә, 195 000 сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган.

 Хәрби хезмәткә контрак төзергә теләүчеләрнең хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итүе сорала: Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 4 А, 12 нче кабинет, телефон: 7-29-79.

  Азнакайның үзеннән генә 6 тапкыр, ә инде башка районнар белән берлектә 23 мәртәбә сугыш һәм яшәеш, җирле халык өчен кирәк-яраклар төялгән олауларны әзерләү һәм озатуда, илтеп тапшыруда зур өлешен керткән районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Идиятуллин хәрби операция барган җирләрдә аларны хөрмәт белән каршы алулары хакында сөйләп узды, Азнакай егетләренең батырлыклары  зур горурлык хисләре уятуын ассызыклады. 

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүе турында тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев