Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда Җиңү көне уңаеннан балалар арасында шигырь бәйгесе узды

Шәһәребезнең 8 нче “Гнездышко” балалар бакчасында Җиңү бәйрәме уңаеннан муниципаль шигырь бәйгесе узды.

Анда Җиңү бистәсе, Таллы Бүләк, Урманай авыллары, Актүбә бистәсенең 4 нче һәм шәһәребез балалар бакчаларыннан 40 конкурсант катнашты.

“Менә өченче ел балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында Җиңү көне алдыннан шундый конкурс оештырыла. Быел балалар аеруча күп. Бәйге аларның сәләтен ачуга, рухи-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән”, – ди мәгариф идарәсе методисты, жюри рәисе Эльвира Сәитова.

Бәйге алдыннан “Гнездышко” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Бөек Ватан сугышын чагылдырган театраль күренеш тәкъдим иттеләр. Балаларның чыгышы шулкадәр тетрәндерде, хәтта күзләргә яшьләр элде.

Жюри конкурсантларның башкару осталыгына карап бәяләде. Арада бик озын шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйләүчеләр бар иде.

“Балалар тырышып әзерләнгәннәр, бик маур чыгыш ясадылар, безне дулкынландырдылар. Мондый бәйгеләр узып торсын, без бик теләп анда катнашырга риза”, – ди “ФОРПОСТ” җитәкчесе, әфган сугышы ветераны, жюри әгъзасы Айрат Батыров.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иртәгә – балалар бакчалары арасында сафта җырлау бәйгесе алдыннан узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев