Азнакайда Җиңү бәйрәме тантана итә
ҖИҢҮ

Азнакайда Җиңү бәйрәме тантана итә

Бүген иртә белән шәһәр халкын Мәңгелек ут янган Җиңү мәйданыннан агылган патриотик җырлар уятты.

Бәйрәм белән рухланган халык бирегә- Ватан сугышы каһарманнарына чәчәкләр салырга агылды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район җитәкчеләре һәм хәрбиләребез белән берлектә азнакайлылар батырларны данлап аларның мәңгелек рухлары алдында баш иделәр.


Нет комментариев