Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда балалар тыл фидакаре Касыйм ага Шәйхетдиновны бәйрәм белән котлады

Илебезгә җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз, авырлык һәм мохтаҗлык белән сыналган тыл фидакарьләре, әлеге авыр елларның бөтен ачысын татыган сугыш чоры балаларына ихтирам районда һәрчак зурдан.

Иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көне алдыннан 13 нче “Рябинка” балалар бакчасына йөрүче бер төркем сабый тәрбиячеләре Рузалия Азелова белән тыл фидакаре Касыйм ага Шәйхетдиновның өендә булып, аны бәйрәм белән тәбрик иттеләр.

Балалар Касыйм аганың балачак, яшьлек еллары турындагы истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Соңыннан үзләре дә тыл ветеранын котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар бүләк иттеләр.

Ветеран белән очрашу әнә шулай җылы да, дулкынландыргыч та булды.

Бу көнне балалар, сугыш кырларында башларын салган якташларыбыз хөрмәтенә, Мәңәгелек ут һәйкәленә чәчәкләр дә салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев