Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай районының Актүбә бистәсендә Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Бистәдә иртәдән барлык урамнар бәйрәм рухында

Балалар, өлкәннәрнең кулларында - Бөек Ватан сугышында катнашкан, яуда башларын салган якыннарының һәм  туганнарының сурәтләре, барысы да әкрен генә митингка атлыйлар. 
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантана Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта Геройлар аллеясыннан башланды. Биредә җитәкчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре салдылар. Аннары колонна "Үлемсез полк" ка кушылып, бистә үзәгенә – Җиңү мәйданына юл алды.

Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды. Балалар, өлкәннәрнең һәр чыгышы бәйрәмгә килүчеләрне инде еракта калган тарих битләрен "актарып", шул еллар агымына  "чумарга" мәҗбүр итте. 

Актүбәлеләрне бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башлыгы урынбасары Роза Галеева,  хәрби комиссариат вәкиле Рушан Йосыпов, бистә башлыгы Александр Севостьянов котладылар.
Җитәкчеләр үзләренең чыгышларында  Җиңү бүләк иткән буын вәкилләренә рәхмәт белдерделәр, бүгенге көндә илебез иреге һәм иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән горурлануларын әйттеләр.

Актүбә бистәсенең 56 лачын егете бүген Ватан алдында антларына тугры булып, хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Ялга кайткан өч райондашыбыз бәйрәм тантанасында да катнашты.  Соңыннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салдылар, арабыздан киткән батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бәйрәмне үзешчәннәр, балалар чыгышлары бизәде. Бистәдә Җиңү бәйрәме әле дәвам итә. Актүбәлеләрне кичке якта "Камертон" төркеме, район үзешчәннәре концерты көтә. Тантана 21.05 сәгатьтә "Хәтер шәме" акциясе белән тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев