Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай районының Әгерҗе авылында батырларча һәлак булган егетләр истәлегенә һәйкәл ачылды

Әгерҗе авылында Украинада барган махсус операциядә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән вакытта һәлак булган батыр йөрәкле ир-егетләребез Хафизов Илнур Нәфис улы һәм Мәүләтов Руслан Мөнәвир улы истәлегенә һәйкәл ачылды.

Әлеге истәлекле чарада район җитәкчеләре, солдатларның әти-әниләре, якыннары, авылдашлары һәм дуслары катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең мөрәҗәгатен махсус хәрби операциядә беренче көннән диярлек катнашып, илебез азатлыгы өчен каһарманлык үрнәге күрсәткән, тынычлык бәрабәренә гомерләрен кызганмаган батырларыбызның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

– Шундый батыр, илебезнең чын патриотлары булган ул-егетләр үстергән өчен рәхмәт. Бала югалту ачысын берни белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый торгандыр. Ничек кенә авыр булса да, шушы батыр улларыгыз өчен яшәргә тырышыгыз, без исә кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Аларның исеме район тарихына алтын хәрефләр белән язылды, без аларны беркайчан онытырга тиеш түгел, – диде район башлыгы.

Тантанада махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташларыбыз да бар иде. Марсель Шәйдуллин аларга истәлек бүләкләре тапшырып, исән-сау булып, тизрәк туган якларга әйләнеп кайтуларын теләде.  

Илнур белән Русланның якыннары әлеге һәйкәлне торгызулары, улларын шулай зурлаган өчен авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәновка, район җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр.

Илнур Хафизов 1981 елда Әгерҗе авылында дөньяга килә. Башта авылда, аннан шәһәрнең 1 нче мәктәбендә белем ала. Кечкенәдән нык бәдәнле булып үскән, спорт белән шөгыльләнгән егет киләчәк һөнәрен дә шуның белән бәйли, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый. Сабантуйларда мәйдан тотып, көрәштә беренчелекне бирмәгән Илнурны Әгерҗе халкы бүген дә бик сагынып, яратып искә ала. Техникумнан соң ул үз теләге белән армия сафларына китә. Якташыбызга Чечен хәрәкәтендә  катнашырга туры килә. “Хезмәттәге уңышлары” медальләре, “Кавказдагы хезмәт өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Взвод командиры урынбасары булып хезмәт иткән егет туган якка 2002 елда өлкән сержант дәрәҗәсендә кайта. Туган илебез иминлеге өчен җан атып йөргән Илнур Украинада махсус хәрби операция башлангач та читтә кала алмый, янә хезмәткә китә.

Руслан Мәүләтовның та кендек каны тамган җире – Әгерҗе. Шушында балалар бакчасына йөри, мәктәпне тәмамлый. Эш сөючән, барысын үзенең акыллы, тыйнак булуы белән әсир иткән егет 2015 елда армиягә алына һәм хәрби хезмәтне диңгез пехотасында үтә. Ватаныбызга тугрылык үрнәге күрсәтеп, узган елның августында контракт буенча хезмәткә алына. Язмыштан узмыш юк, диләр. Әле яшьлегендә яшьнәп торган, киләчәккә якты планнар корган егетебезнең гомере октябрь аенда батырларча өзелде.

Егетләрнең икесен дә һәркем бары тик җылы сүзләр белән генә искә алды: кыю, батыр, тәвәккәл, көчле рухлы, илебезнең чын патриотлары...  Курку белмәс, беренчеләрдән диярлек илебез азатлыгы өчен көрәшкә алынган егетләребез авылдашлары хәтерендә шундый булып калачак.

Чыгышлардан соң катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль такта ачылганнан соң, егетләр батырлыгын данлап, комплекска чәчәкләр салынды, аларның истәлегенә агачлар утыртылды, бар җир йөзенә тынычлык теләп, зәңгәр күккә ак күгәрченнәр юл алды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев