Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
"Маяк" газетасы архивыннан

Шәһәр читендәге музей-йорт

Азнакайда яшәүче Илдар һәм Зөбәрҗәт Галиевларның хуҗалыгын барып күрсәң, үзеңне совет көнкүреше музеенда булгандай хис итәсең. Йорт тирәсенә җыелган бу кызыклы экспонатларның төгәл санын, мөгаен, хуҗалар үзләре дә белмидер.

Гаражның тышкы стенасында – гаять зур, калайдан чүкеп эшләнгән Советлар Союзы гербы, янәшәсендә Ленин бабай портреты, яктырткычлы Татарстан символлары. Эчтә – сәгатьләр коллекциясе. Аның буенча сәгать җитештерү тарихын хәтта революциягә кадәрге чорлардан башлап өйрәнергә мөмкиндер. Шунда ук төрледән-төрле радиоалгычлар – күбебез мондыйларны киноларда гына күргәнбездер.

Аерым чоланда – хәрби формалар. Бу Илдар Мирзаһит улының Германиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән вакытларыннан сакланган, аларның уллары Рәшитнең һәм төрле кызыклы әйберләрне китереп торучы дус-танышларының истәлеге. Монда очучы, танкист шлемнары да, армия амунициясеннән бүтән әйберләр дә бар.…

Ә менә бик зур истәлекле байрак, коммутаторлы телефон, карталар җыелмасы белән күн планшет... Беренче битендә Ленин барельефы төшерелгән Хәтер китабы – анда шушы кунакчыл йортка килүчеләр бик теләп рәхмәт сүзләрен язып калдыралар. Кыскасы, барысы да – чын музейдагыча!

Биредә фәнни хезмәткәрләр яшиме, әллә туган якны өйрәнүчеләр экспедициясе тукталганмы, дип сорарсыз. Юк, бу гади азнакайлыларның иң гади йорты.

Илдар абый «Якубович» (барыбызга да яхшы таныш булган мыек астыннан елмаюы, эчкерсез холкы һәм хәйләкәр карашы өчен аны еш кына дуслары һәм күрше-тирәдәге балалар шулай дип атыйлар) гомере буе экскаваторчы булып эшләгән. УТТ, МППБиО, АПТС, «Геология»дә хезмәт куйган ул, һәр җирдә аны төгәллеге һәм ярдәмчеллеге өчен хөрмәт иткәннәр.

Менә бу, хуҗа үзе «мамонт сөяге» дип атаган экспонатны да аның экскаватор чүмече дөньяга тартып чыгарган. Илдар абый аны күп гасырлык тузаныннан саклык белән генә чистартып, лак белән каплаган һәм башка табылдыклар янына беркеткән. Үзенә – шатлык, ә кешеләргә – гаҗәпләнү өчен дияргә була…

 

«Бу механик атны кемдер металл җыю урынына тапшырган булган. Алмачуар уенчык ат белән велосипедта йоргән кебек идарә итәргә була. Хәзер мондыйларны көндез шәм яндырып та эзләп таба алмассың», – ди хуҗа кеше. Кайчандыр бу кыйммәтле уенчыкны бүләк итеп алган малай хәзер үзе дә бабайдыр инде…

 

Уеп ясалган баскыч буйлап уңайлы йортның икенче катына менәбез. Биредә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары белән тулы бер дивар бар. Шуларның иң борынгысы – атаклы Коневның имзасы салынган, вакыт үтү белән саргаеп беткән, ләкин кадерләп сакланган хат. Фотосурәтләрдә – бабаларының Үлемсез полкы…

Хуҗабикә Зөбәрҗәт Закирҗан кызы – 46 ел стажлы даруханәче, шулай ук хезмәте өчен бик күп Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ханым.

 

«Башта Бөгелмәдә эшләдем. Азнакайда 27 ел хастаханә аптекасы мөдире булдым: барлык бүлекләрне, физиокабинетларны, хатын-кызлар консультациясен дарулар белән тәэмин иттек. Өзеклекләр булмасын өчен, ял көннәрендә стерильләштерү өчен 7шәр автоклав тутырып калдыра идек», – дип сөйли ул.

 

Үз эшенең остасы булган белгечне пенсиягә чыккач та шәһәрнең һәрбер диярлек яңа даруханәсенә мөдир итеп чакыралар. Шуңа күрә аның өендә дә барысы да аптекадагы кебек пөхтә һәм төгәл икәнлеге гаҗәп түгел. Өстәвенә Зөбәрҗәт ханым бик тәмле итеп ашарга пешерә, матур итеп җырлый, чәчәкләр үстерә…

 

«Без балаларыбызда да һәрвакыт хезмәткә, кешеләргә мәхәббәт тәрбияләдек. Улыбыз Рәшит супервайзер, технолог булып эшли. Кызыбыз Регина Чаллыда худграфны тәмамлады. Оныгыбыз Адилә инде кияүдә, Әлмәттә инновацион көллияттә укыта», – дип горурланып сөйлиләр ирле-хатынлы Галиевләр.

 

Менә шундый гаҗәеп гаилә, ә аларның өйләрендәге һәр әйбер – үзе бер тарих, аның турында аерым сөйләргә мөмкин. Вакытлар һәм буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне саклап, шушы матур тарих алга таба да саклансын иде.

Гөлнара Хафизова (“Маяк” газетасы архивыннан)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев