Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Пакет маҗаралары

Тормыш хәлләре.

Соңгы вакытта кибетләргә бер дә барасы килми башлады әле, җәмәгать. Чирдән курка, акчасы юктыр дисезме? Юк әле, монда бөтенләй башка проблема.

Шулай беркөн килеп кердем кибеткә. Яшелчә, җиләк- җимеш алмак булам. Витамин бик тә кирәк бит хәзер. Пакетларны җайлап кына куйганнар аласы да... Менә монда башлана инде мәһшәр. Теге пакетны тегеләй дә әйләндерәм, болай да, перчаткалы кулларым белән уып та карыйм. Юк, ачып кына булмый бит, каһәр. Маска астында көчкә тын алучы мескен борын мышный торгач, күзлек дигәне парланып, күзләр бөтенләй күрмәс хәлгә килде. Анысы парланмасын дип чүт кенә масканы төшереп куймадым. Нидер саклады тагын, юкса маскасыз дип фотога да төшереп алулары бик ихтимал иде. Маташа торгач, перчаткаларны салып, бармакларны күзлек пары белән юешләп, тәки ачтым бит теге пакетны. Крепость алган кебек җиңү кыяфәтләре чыгарып, ике бананны пакетка шудырып, кассага таба юл алдым. Нәфсе дигәнең туя белми бит ул: алма, кыяр, әфлисун, лимон да алырга исәп юк түгел иде. Юк инде теге пакет белән бер дә “җәзаланасы” килмәде. Аның каравы, акча янга калды. Әле дә өйдә кабак, кишер, суган ише яшелчәләр бар. Бер дигән витамин чыганагы. Кыярын җәй җиткәч ашарбыз, исән-имин генә булыйк!

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев