Нәниләр сөйләшә
"Маяк" газетасы архивыннан

Нәниләр сөйләшә

​​​​​​​Шикәр белән тозла! Әтисе айга киткән

Шикәр белән тозла!

Әче, тозлыны яратмый

Баллы ярата Марат.

Әнисенең пешергәнен

Торды да карап-карап:

–Ботка тәмен бозма, – ди

–Шикәр белән тозла! – ди.

 

Әтисе айга киткән

– Әтием кайда ,әнием?

– Бер айга эшкә китте.

Күрше малайлар сорыйлар:

–Марат, әтиең кайда?

Ул күккә карап алды да:

– Эшкә китте ул айга.

Фото: https://pixabay.com

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев