Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
"Маяк" газетасы архивыннан

Фәнис Нуретдинов: “Һәркемнең яраткан шөгыле булырга тиеш”

Лаеклы ялга чыккач, тормыш башлана гына, диләр. Һәрхәлдә минем язасы героем – Фәнис Нуретдинов белән нәкъ шулай була.

 Ерак Себер якларында 30 ел эшләп, сагынып туган ягы Азнакайга кайтып, йорт сатып ала, үзенә тиң тормыш иптәшен таба, үзенең балачактан ук яраткан спорт төре белән шөгыльләнә башлый. Менә бүген дә аларның ямьле, уңайлы өйләрендә әңгәмә корып утырабыз.

   Ул нефтьчеләр гаиләсеннән. Әтисе – Мөнәвир дә, әнисе Рәзинә дә – танылган, хөрмәтле нефтьчеләр. Фәнис тә урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа нефть институтына укырга керә. Аннан юллама буенча Уренгой бистәсендә нефть предприятиесендә эшли.

  Әңгәмәдәшем болары турында теләр-теләмәс кенә сөйләгән кебек тоелды. Ә инде “бүләкләүләр” турында сүз чыккач, күзләре үк яна башлады:

«Әйдәгез, әйдә, монда алар», – дип түр бүлмәгә алып кереп китте ул.

Мин, юкса эштәге бүләкләр турында сорамакчы идем. Төрле район-шәһәрләрдә үткән автоузышларда катнашып, призлы урыннар алган өчен кубоклар, Мактау грамоталары, медальләрен зур горурлык белән күрсәтә башлады. 

«Ярышларда гел катнашып киләм, Яр Чаллы, Зәй, Казан, Октябрьский һ.б.шәһәрләрдә һәм әлбәттә, үзебезнең Азнакаебызда узган узышларда Мордовиядә булдым. Хәзер төп ярышлар ел саен Актаныш районы Иске Байсар авылында уза. Быел анда катнашып, өченче урынны алдым. Автоузышлар минем хобби инде ул. Ишек алдына чыксам, бакча ягына борылып та карыйсым килми. Аяклар үзеннән-үзе гараж ягына тарта. Анда минем “Нива” спринт узыш машинасы, аны ремонтлыйм. Елга бер тапкыр автоузышта катнашып, аннан шул машинаны еллар буе ремонтласам да, һич тә авырсынмыйм. Ул күңелгә рәхәтлек кенә бирә. Ярышларда яшьләр арасында мин бер дә үземне өлкән яшьтәге кеше итеп тоймыйм. Монда үзеңне яшь итеп тоясың, авыртуларың булса, онытыла. Узышлар алдыннан миннән сәламәтлек турында сорыйлар. Сәламәт булмасаң,  яшьләр белән рәткә шундый узышларда катнашып булмый бит инде ул. Шушы хоббием миңа сәламәтлек турында да кайгырттыра, спорт белән шөгыльләнергә, үзеңне нормада тотарга этәрә. Өйдә телевизор карап, үзеңнең авыруларың турында гына уйлап ятсаң, чирлисең дә чирлисең инде ул. Шуңа да һәркемнең үзенең яраткан шөгыле, эше булырга тиеш. Тик торырга ярамый».

   Әйе, өлкәннәр өчен бик файдалы киңәшләр бу. Фәнис спортның бу төре белән кечкенәдән үк шөгыльләнә башлый. “Малайлар футбол тибәләр иде, мин велосипедта, соңрак мопедта чабам. Велосипед белән  Бөгелмә районы Салаяз тавына кадәр барып җитә идем”, – ди ул.

   Гаилә династиясе дәвам итә. Бабаларының медальләрен зур горурлык белән тагып йөргән оныклар(алар унау) да инде үсеп, спортка тартылганнар. Бер оныгы джиу-джитсу көрәш төре белән шөгыльләнә һәм ул Россия чемпионатында призлы урыннарны алган. Кызлар исә җәядән ук ату белән шөгыльләнеп, ярышларда катнашалар икән.

   Ике ялгыз канат тормыш корып яши башлаганга да 15 еллап вакыт узган икән. Лилия ханым үзе дә спорт ярата, чаңгычы, буш вакытларында  төрле картиналар ясый, бәйли. Кичләрен алар бергәләп скандинав таяклары белән йөрергә чыгарга яраталар. Бер-берсен хөрмәт итеп, яклап һәм саклап яшиләр:

«Эчми, тартмый, ихтирамлы», – ди Лилия ханым.

«Лилия – аш-суга уңган, булган», – дип мактый Фәнисе.

Менә шундый язмыш, шундый гаилә, соңлап табылган бәхет.

Китәр алдыннан Фәнис Мөнәвирович гаражын да күрсәтәсе итте. Төрле инструментлар, запчастьләр, меңләгән шөрефләр арасында аның яраткан “Нива” спорт машинасы да тора иде. Хуҗасы яхшы гына ремонтлап, яңа ярышларда уңышларга ирешергә насыйп булсын аңа!

“Маяк” газетасы архивыннан. Сентябрь, 2024 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев