Бүген мин су сибүче
Нәсимә Фазлыева иҗаты.
Бүген көн бигрәк эссе,
Кайнар мунчада төсле.
Чәчәкләр башын игән:
“Бармы бер су сибүче?”
Суган, кыяр һәм кишер:
“Су китер, – ди, –су китер!”
Сулмасын, көймәсеннәр –
Ничек тә булса өлгер!
Су сорый тагын җиләк,
Сибәм мин чиләк, чиләк.
Алма, чия карлыган…
Тагын крыжовник калган!
Кабак, кавын һәм кыяр
Су коям да, су коям!
Помидор, борыч, суган:
“Тиз йөгер, сулам, сулам!”
Ай-һай көннәр бик эссе-е-е
Мин бүген – су сибүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев