Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Маяк" газетасы архивыннан

Азнакайның Бүләк авылы суларында унсигез аккош йөзә

Аккошлар соңгы елларда районыбыз суларын үз итте.

Азнакайлыларга үзенең лирик шигырьләре һәм җырлары белән яхшы Таныш Гөлчәчәк Садтердинова табигатьнең бик гүзәл почмагында – Бүләк авылында туган. Азнакайда яшәсә дә, туган җир, туган йорт, әнисе аны һәрчак бирегә тартып кайтара. Күңеле тулы хис кешегә илһам алырга җае да чыгып тора. Менә бу юлысы ул Ык суында унсигез аккош йөзүен тамаша кылган һәм инде, әлбәттә, каләм очыннан шигыре дә өзелеп төшкән.

ТУГАН АВЫЛЫМ - БҮЛӘГЕМӘ!

Никтер күңел кабул итми,

Чит җирләрне, ят кошларны.

Шулкадәрле газиз миңа

Туган ягым аккошлары!

Үзе серле, үзе матур

Зәңгәр толым Ык сулары.

Кайтып килсәм, басыла бар

Йөрәгемнең ярсулары.

Тәсбих әйтеп утыра күк

Яр буенда таллары да.

Кылганнары сәлам биреп

Чыга төсле алларыма.

Җилләре дә үзгә монда:

Үзе йомшак, үзе җылы.

Туган җирдән шифа ала

Күңелемнең һәрбер кылы.

Артларымнан озата бара

Бәбкә үлән, әрем исе.

Торган саен арта гына

Туган якка җирсү хисе...

 

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев