Азнакай әдипләре: Резеда Шәрипованың яңа китабы чыкты
"Маяк" газетасы архивыннан

Азнакай әдипләре: Резеда Шәрипованың яңа китабы чыкты

Азнакай шәһәрендә яшәп иҗат итүче Резеда Шәрипованың Татарстан китап нәшриятында «Сабантуй» дигән балалар өчен шигырьләр китабы басылып чыкты.

Бу аның 6 китабы.

Резеда Шәрипова – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Маяк» газетасы редакциясе бүлек мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм чаралар хезмәткәре.

2007 елда аның балалар өчен иҗат ителгән “Ялкау балыкчы” китабы шулай ук Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән иде.

Фото tatkniga.ru

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Резеда Сарваровна, котлыйбыз! Янадан-яна унышлар насыйп булсын Сезгэ! Бар китапларыгызны да яратып укыйбыз! Рэхмэт Сезгэ!