Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Маяк" газетасы архивыннан

Җәүһәрия Шәрипова

Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр язучы, дүрт китап авторы Җәүһәрия Шәрипова – сугыш чоры баласы. Бу шигырләрендә аның сагышлары, күз яшьләре...

Без – сугыш  чоры балалары

 

Без – сугыш чоры балалары,

Татылмаган әткәй куллары.

Шул тарафлы ятимлектә үскән,

Без әткәйнең кызы, уллары.

 

Әнкәй сөйләгәннән генә беләм,

Баһадирдай таза булганын.

Соңгы хатында ул язган булган,

Каты бәрелешкә барганын.

 

Пулеметы белән яу кырында, 

Бик күп кырган фашист солдатын.

Авырлыклар бик  күп кичерсә дә,

Тугры саклый әткәй үз антын. 

 

«Батырларча  һәлак булды», –  диеп,

Әнкәй өчпочмаклы хат алган.

Туган туфрагыннан бик еракта,

Туганнар каберлегендә ятып калган.

 

Күпме бала әйтә алмый үсте,

“Әткәй” дигән татлы бу сүзне.

Яшьтәшләрем әйткән чакта безнең

Кайнар яшьләр каплый күзне.

 

Кайтырлар кебек тоела

 

Җиңү көне җиргә килгән саен,

Ана көтә өзелеп улларын.

Ике күзе  арыды инде күптән

Күзләп һаман киткән юларын.

 

Кырык бернең июль ае иде

Озатканда игезәк улларын.

“Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!” дип

Изәп калган иде кулларын.

 

Дошманнарны кыйнап барабыз,  дип

Хатлар килә иде анага.

Кызганычка каршы яу кырында,

Ядрә тигән газиз балага.

 

Икенчесе – игезәк сыңары да,

Башын салган сугыш кырында.

Күпме сугышчылар ятып калган

Сугыш кыры дигән урында.

 

Кайтмасларын  күптән белсә дә ул,

Ана күңеле сыкрый, уела.

Җиңү көне җиргә килгән саен,

Гел кайтырлар кебек тоела.

 

Җәүһәрия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев