1945 елның 10 мае: Азнакай районы газетасында Җиңү сулышы
Бөек Җиңү хәбәрен халыкка газеталар ничек җиткергән? 1945 елның 10 май санына күз салыйк
1945 елның 2 маенда “Коммуна” (хәзер “Маяк”) газетасының 18 нче саны чыккан булса, 10 майда 19 нчы сан чыга. 1941–1944 еллар белән чагыштырганда, миңа калса, бу бик әз. Моңа, газета чыгару өчен финанслар җитмәү сәбәп булгандыр дип уйларга кала. Ул вакытта тираж ике мең булган. Газета ике генә биттән тора. Бу – сугыш тәмамланганнан соңгы беренче тыныч көн.
Беренче биттә олы итеп «Яшәсен азатлык сөюче халыкларның Германияне җиңүе» (И. Сталин) сүзләре язылган. Бөек Ватан сугышы тәмамлану һәм Германия капитуляциясе турындагы акт бастырылган. Актның соңгы юлында 1945 елның 8 нче маенда Берлин шәһәрендә кул куелды диелгән. Шунда ук «9 Майны Җиңү бәйрәме дип игълан итү турында» СССР Югары Советы Президиумы Указы бастырылган һәм 1945 елның 9 мае ял көне итеп игълан ителгән.
«Җиңү көне тантанасы» дигән мәкаләдә Азнакайда 9 май иртәсен билгеләп үтүләре турында болай язылган: «Иртәнге 3–4 ләрдә район үзәгендәге барлык учреждение һәм предприятие биналарына флаглар эленде, озак та үтмәде барлык халык митингка җыелды. Трибуна янында гармун һәм патефоннан шатлык көйләре агылды. Митингка 500 дән артык кеше килгән иде. Район башкарма комитеты председателе иптәш Галәветдинов тантаналы митингны ачып, доклад өчен сүзне ВКП(б) райкомы секретаре иптәш Җәлиловка бирде. Халык Җәлиловның речен зур рухлану белән тыңлап, озакка сузылган алкышларга күмде. «Ура!» тавышлары өзлексез яңгырап торды».
Газетаның икенче битендә райком секретаре М. Җәлиловның «Чәчү темпын кискен төстә көчәйтик» дигән зур күләмле язмасы басылган. Анда язгы чәчү эшенең барышы гафу ителмәслек начар хәлдә, иртә культуралар чәчү планы бары 26,3 процентка гына үтәлде диелгән. Шунда ук иртә культуралар чәчүнең барышы турында сводка бирелгән. Районда барлыгы 52 колхоз булып, шулардан «Җитез» колхозында (Сәпәй авыл Советы) 86,1 процент чәчелгән булса, Нариман исемендәге колхозда (Мәсгут авыл Советы) – 39,7, Шарлыкта (Урманай авыл Советы) – 22,1, «Нур»да – 19,8, ә Стәрлебашта 3 процент кына чәчелгән.
Соңгы баганада күп балалы аналарны «Ана даны» орденнары һәм «Ана медале» медальләре белән бүләкләү турында Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Указы урын алган. Монда Уразай авылыннан Камилова Тайфа, Мәхмүтова Миңленур, Мостафина Сәмига, Мәүләвиева Мөнәвәрә, Әсәй авылыннан Лотфуллина Мәгъсүмә, Түбән Якыйдан Мәрданшина Минсафа апалар бар. Бүләкләнүчеләр газетаның башка саннарында дәвам ителә диелгән.
Газетаның җаваплы редакторы М.Мохитова булган.
Газетага күзәтүне районның архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиева ясады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев