Ул балачагының һәр мизгелен хәтерли
Азнакай шәһәренең үзәк китапханәсендә Марат Исхаковның яңа гына табадан төшкән “Тәртипсез малай язмалары” китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.
Әсәй авылында туып, гаиләсе белән Азнакайда яшәүче үткен каләмле, искиткеч матур тел белән язылган, акыллы фикерле, тормышчан, кызыклы язмалары белән укучыларыбыз күңелен яулаган танылган журналист Марат Исхаковның “Тәртипсез малай язмалары” китабын тәкъдир итү уңаеннан оештырылган чараны китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова ачып җибәрде.
Әлеге чарада авторның гаиләсе, туганнары, классташлары, авылдашлары, каләмдәшләре, китапханәчеләр һәм әдәбияткә гашыйк райондашларыбыз катнашты.
Әсәй авылының мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Сәйфиева, Альбина Йосыпова һәм китапханәчесе Гөлсем Исхакова катнашында Марат Исхаков язмасы буенча сәхнәләштергән күренеш җылы алкышларга күмелде. Зәния ханым Исхакованың тормыш иптәше турында үзе әзерләнгән кызыклы автобиографиясе, кунаклар арасында оештырылган “Сорау – җавап” уены, матур җырлары да бик яратып кабул ителде. Гармунчы, бик күп бәйгеләр лауреаты Сәрия Сәгъдәтуллинаның моңлы көйләре һәммәсен кабаттан яшьлек елларына алып кайтты.
Чараны китапханәче, шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова алып барды. Кичә барышында бик күп теләкләр, котлау сүзләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев