Тукайга
Язлар саен, гөлчәчәкләр тотып, Тукай һәйкәленә киләбез.
Язлар саен, гөлчәчәкләр тотып,
Тукай һәйкәленә киләбез.
Туган телнең бөек җырчысына
Рәхмәт әйтеп башны иябез.
Хакын хаклар өчен уянырга
Чакырган ул татар милләтен.
Тел-лөгатен саклап дәшмәгәнгә
Тәнкыйтьләгән үзенең өммәтен.
Башын иеп байга бармаган ул,
Горур калган нинди хәлдә дә.
Кимсенмәгән, усал үртәп көлгән,
Әрнеп еллар булган мәлдә дә.
Исән булса әгәр Тукай бабай,
Нәрсә дияр иде халкына?
Нәрсә кылдыгыз, дип сорар иде,
Туган телне саклау хакына?
Яшибезме бөек шагыйрь кебек
Милләт өчен "җанны атарлык"?
Сүздә түгел, бармы калебләрдә
Горурланып сөйләр татарлык?
Фәния Шәйхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев