«Туган телең» гимн итеп!
«Туган телең» гимн итеп, Тукай Яши әле халкың бүген дә.
«Туган телең» гимн итеп, Тукай
Яши әле халкың бүген дә.
Яңгырады даның дөнья буйлап
Йолдыз булдың татар күгендә.
Сабый чактан таныш әкиятләрең
Оныкларга инде укыйбыз.
Шигырьләрең халкым күңелендә
Мәңге яшәр, диеп уйлыйбыз.
Һәр яз саен сине искә алып
Җыелабыз, Тукай, янына.
Ана сөте, бишек җыры белән
Кергәнсең син татар канына.
Узар еллар, алышырлар чорлар
Яңа буын килер алмашка.
Тукай онытылмаса, тел югалмас
Татар барыр юлда адашмас.
Халидә Галимова. Азнакай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев