Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Туган көнең белән ,Тукай!

Азнакай санаториена күп еллар ял итәргә килүче зоотехник, үзешчән шагыйрь Фәһим Хәбибуллин безгә иҗат иткән шигырен җибәрде

Апрельнең 26 сы,
Бу көнне туган Тукай.
Кушлавыч дигән авылда
Дөньяга килгән бугай.

Әнисе мәрхүмә булгач,
Шәрифә карчык караган.
Ятим бала нишләсен соң?
Кем булса да яраган.

"Сосна" , "Өчиле",Казанга
Асрамага бирәләр.
Кайда торса да ятимне
Артык кашык ,- дияләр.

Сәгъди абзый,ахры җәлләп,
Кырлайга алып кайткан.
Малай чагы шунда узган,
Яшьлеген шунда тапкан.

Кырлай авылы Тукайга,
Язарга дип, җим биргән.
Әгәр язсаң, син бик бөек,
Шагыйрь булырсың ,- дигән.

Тора-бара бик җентекләп,
Язган Тукай барысын.
"Туган авыл", "Туган тел",
"Шүрәле" һәм "Су анасы"н.

Үсмер чаклар килеп җиткәч,
Чыгып китә Җаекка.
Матур-матур шигырьләрен,
Яза башлый Җаекта.

Ә аннан соң- безнең Казан
Габдуллага җан өрә.
Язылган шигырьләренә,
Хөрмәт белән дан бирә.

"Пар ат", Эшкә өндәү",
"Эш беткәч уйнарга ярый".
Мәңге "үлмәс" шигырьләре,
Күңелләрдә безнең кайный.

Их син Тукай,бөек Тукай,
Хөр яшәдең бит син тормышта.
Йөрәгеңнән чыккан бу шигырьләр
Онтылмаслар бер дә ,ялгыш та.

Туган көнең белән, Бөек шагыйрь,
Күңелләрдә мәңге яшәрсең.
Шигырьләрең белән алга өндәп,
Һәрвакытта безгә дәшәрсең.

Юк син Тукай,әле онтылмадың,
"Туган телең " ача телебезне.
Бишек җырын көйләп,тәрбияләп,
Үстерделәр ,ачып күзебезне.

Яр Чаллы, Фәһим Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев