Укытучы... Һәркемнең күңелендә иң изге, иң кадерле кеше булып сакланалар алар.
Укытучылар көне уңаеннан редакциябез почтасы аларга багышланган мәкаләләр, шигырҗләр белән баеды. Аларның берничәсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Беренче укытучыма
Тәүге тапкыр кергән чакта атлап
Мәктәп капкаларын киң ачып.
Каршы алдыгыз сез елмаеп,
Һәрберебезне барлап һәм кочып.
Өйрәттегез белем сукмагында
Адашмыйча кыю барырга.
Авырлыкны, кайгы-хәсрәтне дә,
Сабыр гына җиңеп барырга.
Беренче кыңгырау, беренче дәресләр,
Хәтеремдә минем бүген дә.
Газиз укытучым, Сез һаман да
Сакланасыз йөрәк түрендә.
Рим Гафиятуллин
Мәктәбемә
Кем сагынмый икән балачагын,
Онытылмас мәктәп елларын.
Шатлыкларын, күз яшьләрен күргән,
Авыл – ара басу юлларын.
Сагындырып керә төшләремә,
Кыңгырауның көмеш чыңнары.
Кайтавазлар булып ишетелә
Укытучымның моңлы җырлары.
Еллар аша мәктәбемә кайтам,
Каршылар күк мине балачак.
“Кайтырлар”, – дип көтә укытучым,
Борчылыр ул кайта алмасак.
Чыгардыгыз олы юлга безне,
Югалмады биргән белемегез.
Туган җирне, туган нигезебезне
Дәвам итү белән көчле без.
Даимә Хәбибуллина
Нет комментариев