Бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә
И,Тукаем, безнең арабызда Яшисең син әле бүген дә. Гасырлар да киртә була алмас, Синең салган якты эзеңә.
И,Тукаем, безнең арабызда
Яшисең син әле бүген дә.
Гасырлар да киртә була алмас,
Синең салган якты эзеңә.
Тукай - безнең рухи байлыгыбыз,
Әкиятләре чынга ашарлык.
Бар мирасың тоеп яши җирдә,
Сине сөйгән, зурлаган халык.
Кыска гына гомерең эчендә дә
Сүнмәс нурың калган халкыңа.
Шушы яктылыгың алда маяк булып,
Дөрес юл күрсәтсен халкыма.
Бишек җыры булып "Туган тел" ең
Ишетелсә һәрбер гаиләдә,
Күкрәк сөте белән күчкән әнкәм теле
Онытылмас иде мәңгегә.
Татар теле - Бөек Тукай теле,
Һәркемгә дә бигрәк кадерле.
Бездән соңгы буын телне сөйсә,
Бу, бәхетнең үзе түгелме?!
Яшәтә дә, яшәртә дә ала,
Бар кодрәт әнкәм телендә.
Телем югалмаса милләтем дә яшәр
Сибелеп яшәсә дә дөнья йөзендә.
Роза Галиәхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев