Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына – 140 ел
Әлеге уңайдан редакциябез почтасы Бөек Тукаебызга багышланган шигырьләргә баеды. Түбәндә аларны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Тукайга
Илдус Әюпов, Чалпы
Без –Тукайлы халык
Фәнүзә Кашапова, Актүбә бистәсе
Апрель ае татар дөньясына
Бүләк иткән бөек Тукайны.
“Су анасы”,
”Шүрәле”се исә
Таныткандыр безгә Тукайны.
Җан җылысын биреп халкына,
Күтәрелде хаклык хакына.
Милләтенең йөзек кашы булып,
Саклана ул татар халкында.
Тукай рухы безне күпме дәвер
Горур халык итеп яшәтә.
Еллар аша ерак китсә дә ул,
Иҗатына ешрак кайтарта.
Без –Тукайлы халык, без бәхетле,
Горурланып әйтәм бу сүзне.
Еллар үткән саен тагын да
Биеккәрәк күтәрелә аның исеме.
Тукай бабайда кунакта
Роза Галиәхмәтова
Коткарырга теләдем...
Рәмзия Хәйруллина
Җәй көне бардык Казанга!
Шәһәрне карап йөрдек!
Әти-әни белән бергә,
Бауман урамына кердек!..
Йөрибез шулай Бауманда
Сыннар карап, күзәтеп...
Гаҗәеп матур Шүрәле!..
Тора безгә күз атып!
Миңа караган күзләре!
Мине таныды кебек!
Теләп нәрсәдер әйтергә
Күзен текәде кебек!
Туктап Шүрәле кырында,
Мөгезенә сокланам!.
Карап сәер күзенә,
Әкрен генә сүз алам:
Ясаган идем үзеңне,
Ярыкка кулың кыстырып!..
Куйдым бүрәнә кырына
Былтырны да бастырып!..
Кыстырмас идем кулыңны:
Былтыр кысканын белдем!..
Габдулла Тукай язганча:
–Шүрәле түзсен! – дидем!..
Ә син монда башкача!
Маңгаеңда бер кулың!
– Берүк урынсыз шаярма!-
Дип, әйткәндәй тоелдың..
Әй, Шүрәле, Шүрәле!
Уйга баткан күзләрең!
Шаярып,минем көнгә
Кала күрмә син! дисең...
Мин сокланам Былтырга!
Кырыеңнан эзләдем!
Былтыр белән Шүрәлене
Коткарырга теләдем!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев