Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Азнакай шагыйрәсе Сәрвәр Хәнипованың 9 нчы китабы табадан төште

Азнакайдагы 7 нче мәктәптә шәһәрдә яшәп, иҗат итүче, шагыйрә, 30 елдан артык мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының “Тормыш сынавы” һәм “Бабам юкәләре” дип аталган китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Шагыйрәне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, 7 нче мәктәп директоры Ирина Нургалиева, үзәк китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова, район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова, авылдашлары, Гөлстан” әдәбият берләшмәсе әгъзалары, укытучылар коллективы котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 

Укытучылар коллективы һәм укучылар шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларны башкардылар, шигырьләрен  сөйләделәр. Иң зур бүләк – ул оныгы Даниэльның әбисенә багышлап, җырчы – композитор Резеда Гыйләҗева белән бергә җыр башкаруы булгандыр. Әҗүәт Җиһаншинның курайда һәм башка уен коралларында уйнавы да күңелләрне җилкендерде. Кичәне бик эчтәлекле итеп нәфис сүз осталары Наилә Шәяхмәтова һәм Гөлназ Шакировалар алып бардылар.  Менә шундый  җыр-моңга күмелгән бик матур кичә булды ул.

Әйе, бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Сәрвәр  Миргарифан кызы лаеклы ялга чыккач та әлеге игелекле хезмәтен дәвам итә. Бу юлысы инде тәрбияви шигырьләре, язмалары, җырлары аша. Шагыйрә һәрчак иҗат уты белән яна. Алга таба да аның иҗат җимешләре озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев