Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГАЗЕТАНЫҢ ЯҢА САНЫ

Район газетасына язылыгыз һәм барлык вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз

11 июньдә Азнакай Сабантуй мәйданында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уздырыла.

Шул уңайдан барлык шәһәр кунакларын һәм район халкын бәйрәм белән котлыйбыз һәм бу көнне узачак милли бәйрәм программасы белән таныштырабыз. 
12 июнь – Россия көне. Хөрмәтле райондашларны гомумдәүләт бәйрәме белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин котлый.
“Райондагы яңарышларга күңел сөенә”: Атна башында РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров туган ягы Азнакайга эшлекле визит ясады.
Зәңгәр мәчеттә төзү эшләре бара: Яңартылган мәчет һичшиксез Азнакаебызның күркәм бизәгенә әйләнер. Әмма бөтен уңайлыкларын булдырып, мәчет сафка бассын өчен халыкның тагын да зур тырышлыгы кирәк. Шуңа күрә мәчет төзелешенә, дин, милләт язмышына битараф булмаган барлык кешене дә әлеге изге эшкәгазета битләрендә кушылырга чакырабыз.
Исерек шофер – юл бәласе: Узган атнада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышында юллардагы вәзгыять төп сорауларның берсе булды..
Азнакайның үзәге булган Ленин урамында чәчәкләргә кем кул суза?!
«МАЯК» КУНАКХАНӘСЕНДӘ: өлкәннәребез белән хәзерге буынны берләштереп торучы иҗтимагый оешма рәисе Миргасим Кәримов турында сүз барачак.
Казанның борынгы урыннары буенча сәяхәт итү – Татарстан тарихы белән якыннанрак танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Бу атнада безгә дә шундый мөмкинлек бирелде, дип, 4 нче лицей укучысы, яшь журналистыбыз  Элиза Саниева сөйли.
Бар сәләтен, күңелен балаларга бирә: әти-әни, әби-бабайла р “Йолдызчык” (Звездочка”) балалар бакчасында тәрбиячеләр Кәримова Миләүшә Рәис кызы һәм Мирошниченко Марина Алексеевна турында сөйләп,  балалар, оныкларны җитәкләп, беренче тапкыр бирегә аяк баскан көннәрне хәтерләрендә яңарталар.
Тәрбия темасына кагылышлы комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев җитәкчелегендәге  Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларының даими узып торуы хакында шулай ук “Маяк” битләреннән укып белә аласыз.
Шулай ук аш-су рубрикасында сезонлы яшелчәләрдән тиз һәм тәмле рецептлар, атна телепрограммасы,кызыклы сканворд, кайнар котлаулар, көн сынамышлары, киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан гына белеп була.
Кадерле райондашлар! 5 июньнән 15 июньгә кадәр барлык почта бүлекләрендә “Маяк”ка 2023 елның икенче яртыеллыгына ташламалы шартларда язылу бара:
849,24 сум урынына 740,34 сумнан язылып калырга ашыгыгыз! Бу 109 сум акчагыз янга кала дигән сүз.
Ташламалы язылу ункөнлегеннән файдаланып калыгыз, башка мондый мөмкинлек булмаячак!

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Реклама

2VtzqwntLwU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев