Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГАЗЕТАНЫҢ ЯҢА САНЫ

11 августта чыккан «Маяк» газетасына видео күзәтү

Карамалының Ак әбие: район җитәкчелегенең 90, 95, 100 яшьлек юбилярларны, ә инде аннан да өлкәнрәкләрне һәр туган көннәрендә өйләренә барып котлау күркәм гадәтләрнең берсенә әверелде.

 Узган шимбәдә шундый матур вакыйга Карамалы авылында узды.

Көчле рухлы ханым: Асия Мөхәммәтшина – район газетасында иң озак эшләүчеләрнең берсе.

“Мин үземне бәхетле дип саныйм”: язмышың туганда ук маңгаеңа язылган була диюләре хактыр. Мөслим районы Вәрәшбаш авылының алдынгы шоферы, сугыш ветераны Гыймазетдин белән башлангыч сыйныф укытучысы Галиянең көтеп алган беренче багалмасы – кызлары Зөлхиягә Хак Тәгалә тарафыннан нәкъ менә мәдәният юлыннан атлап китәргә насыйп булган.

Канатлар куйдың, “Тартария”: Татарстанда «Тартария» – балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты төбәкара форумы үтте.

Спортны яратуы десантчы иткән: Кечкенәдән бер генә минут та тик тормаган шук малай була Богдан. Ташып торган энергиясе, спортны үз итүе яшүсмерне боз сараена тарта. “Соколы” хоккей командасына аны бик сөенеп кабул итәләр. Үҗәтлеге, осталыгы, чын дус була белүе белән ул коллективта тиз арада үз кешегә әверелә. Аның составында районыбыз данын яклап мәртәбәле ярышларда катнаша һәм һәрчак уңышлары белән сөендерә. Аның исеме районда чыгып килүче “Маяк” газетасы битләрендәге спорт яңалыкларында әледән-әле чагылып килде.

Район башлыгы ялдагы солдатлар белән очрашты: махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез бер-бер артлы ялга кайта-китә торалар. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның шушы көннәрдә генә кайткан якташларыбыз белән чираттагы очрашуы үтте.

Аның күңел төпкелендә – матурлыкка төренгән изгелек: Актүбә бистәсендә яшәүче Геннадий Кизим турында күршеләре сөйләп туя алмый. Ул һәр көн иртәсен урамда үзе утырткан чәчәкләре белән “сөйләшүдән” башлый. Үзләре яшәгән шушы тирәдә ул җәннәт почмагы ясаган.

Әлеге һәм башка бик күп материаллар бары тик «Маяк»ның бүгенге җомга саныннан укып белә аласыз.

2VtzqxNqHr6 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев