Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК

Якыныңа иң яхшы бүләк – “Маяк”!

10 көн дәвам итәчәк акциябезгә иң беренчеләрдән булып район башлыгы Марсель Шәйдуллин кушылды.

“Маяк” газетасына 20-30 апрель чорында ташламалы бәядән – 696, 36 сумга язылырга мөмкин.

10 көн дәвам итәчәк акциябезгә иң беренчеләрдән булып район башлыгы Марсель Шәйдуллин кушылды. Ул районның инвалидлар җәмгыятен, физик мөмкинлекләре чикләнгән 100 райондашыбызны киләсе яртыеллыкка “Маяк” газетасына яздырып, инде матур гадәткә кергән чираттагы бүләк ясады.

Бу үрнәккә кушылучыларны газетабыз битләрендә дә яктыртып барачакбыз. Әйдәгез, акциядән барыбыз да файдаланып, мохтаҗлыкта яшәүчеләрне, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл фидакарьләрен, әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез һәм якыннарыбызны җирлегебездә чыгып килүче бердәнбер басма –“Маяк” газетасына яздырып калыйк!

Эльвира Галиева, районның хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе:

–Районыбызда менә инде 90 ел дәвамында чыгып килгән бердәнбер басмабыз – “Маяк” газетасын кечкенәдән укып үстем, чөнки өйдә әти-әни аңа ел да язылалар иде. Бу гадәт үземнең гаиләгә дә күчте. Үзебез генә түгел, балалар да аны игътибардан төшермәде. Газета эшем буенча да, киңәш-табышлары белән шәхси тормышта да әлегәчә үз ролен уйнап килә. Журналистлар язмаларыннан авыл җирлекләрендә, шәһәрләрдә никадәр оста куллы, уңган-булган хуҗабикәләр барлыгын белеп торам, аларның аш-су рецептларыннан файдаланам. Сихәтлекне саклауда табиб киңәшләре, дин тотучыларга намаз вакытлары бирелеп тору... – болар барысы да газета укучыларны үзенә җәлеп итә. “Татмедиа” игълан иткән ташламалы акциядән файдаланып, “Маяк”ны туган көне уңаеннан якын танышыма, көтелмәгән сюрприз булсын дип әти-әнигә дә яздырдым әле. Ярты ел буена өйләренә килеп, минем исемнән күңелләрен күреп торсын.

Наил Ильясов, “Гарант” төзелеш компаниясе җитәкчесе:

–Әтиебездән беразга гына кечерәк булган “Маяк” газетасын 90 еллык юбилее белән тәбрик итеп, коллективка иҗади уңышлар телим. Газета бик матур, эчтәлекле чыгып килә. Аның йөзе дә елдан-ел үзгәрә, яңара тора. Үзен-үзе белгәннән алып, бүгенге көнгәчә “Маяк” әтиебез – сугыш ветераны Зиннур Ильясовның да яраткан газетасы. Ул аның һәр санын көтеп алып, шушы яшендә дә бер битен калдырмый укып бара. Әти газетага үзе дә язып тора. Аның мәкаләләрен, үзе хакында журналистлар язмаларын җыеп барып, гаилә архивында кадерләп саклыйбыз.

Әтиебезне “Маяк”ка һәр подписка чорында яздырып торабыз. Быел да Җиңү көне уңаеннан шундый бүләк ясадык.

Эльвир Габдрахманов, Мәсгут авыл җирлеге башлыгы:

– Изгелекле эшнең иртәсе-киче юк. Өлкәннәрне сөендерү  – безнең өчен иң зур бәхет. Шуны истә тотып, авылдашым Дамира апа Раяновага икенче яртыеллык өчен “Маяк”ка язылу бүләк иттем. Мәсгутлеләр болай да район газетасын яратып укыйлар. Авыл хезмәтчәннәре, уңганнарыбыз турындагы язмалар аеруча кызык. Үзем дә газета-журналларны даими укып барам, вакыттан бер дә артта калырга ярамый, яңадан-яңага омтылыш алырга кирәк дип саныйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев