Гаптеләхәт Рәфыйков, “Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе:
– Район тормышы, кызыклы кешеләре белән ”Маяк” газетасы аша танышып-белеп торабыз. Мин үзем китап, газета-журналлар укып үскән буын, шуңа күрә матбугатка һәр елны язылам. Район газетасын унлап эшчебезгә бүләк итеп тә яздыртабыз. Хәзер авылда эшнең кызган чагы, “Маяк”та да “урак өсте” икән, язылу компаниясе бара. Әле менә 5 июньнән 15 июньгә кадәр ташламалар да бар диделәр. Шушы форсатны кулдан ычкындырмаска исәп.
Нет комментариев