Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тозның файдалану ысуллары бихисап

Хуҗабикәләргә тоз һәрвакыт ярдәмгә килер.

* Баш авыртканда һәм пеләшләнгәндә, юар алдыннан баш тиресен 15 минут дәвамында тоз белән ышкып утырыгыз. Файдасы көттермәс!
* Лезвие һәм пычакларны кайрар алдыннан тоз эретмәсенә салып тотарга киңәш итәбез.
* Балык исе килеп торган савытны тозлы салкын су белән юыгыз.
* Кайнатма өчен туралган алманы утка куйганчы каралып китмәсен дисәгез, җиңелчә генә тозлы суда тотыгыз.
* Буяу исе килеп торган бүлмәгә бәләкәй сай савытка тоз салып куйсаң, буяу исе әкренләп юкка чыгар.
* Әгәр кайнатканда сөткә көек тәме керсә, аңа әз генә тоз салып суытуның файдасын күрерсез.
* Кулъяулыкларны юар алдыннан 2-5 сәгать чамасы тозлы суда тотсагыз, алар күпкә җиңелрәк юылыр һәм пөхтәрәк булыр.
* Саргая башлаган тюль йә пәрдәләр булса, аларны да юар адыннан тозлы суда тоту файдалы булыр. Аларның агарганнарына шатланырсыз!

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев