Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ташкабактан икра

Ташкабакларның иң җитешкән чоры. Әйдәгез әле бик тәмле икра ясап алыйк! Аны безгә Ләйсән Камилова язып җибәргән.

Кирәк була: 3 кг яшь ташкабак, 4 кишер, 4 суган, 7 тырнак сарымсак, 350 гр томат пастасы, бер аш кашыгы шикәр комы, тоз, 0,5 чәй калагы  борыч, 150 гр көнбагыш мае, 3-4 аш кашыгы 9 процентлы уксус. Банкаларны чәй содасы белән юабыз, стерильләштерәбез, банка өсләрен кайнатабыз. Кимендә 6 литр сыйдырышлы казан, я миски кирәк була. Ташкабакларны әрчеп, 1гә1 см итеп шакмаклап турыйбыз, кишерне эре теркадан чыгарабыз, суганны, сарымсакны вак шакмаклап турыйбыз. Казанны җылытып, көнбагыш маенда суган, кишерне 5-7 минут кыздырабыз, аннан уксустан кала калган ингредиентларны салып ныклап болгатабыз һәм болгата-болгата 45 минут пешерәбез, блендер белән яхшылап изәбез.  Кабат аз гына кайнау дәрәҗәсенә җиткереп, икрага уксус салып болгатабыз һәм кайнар банкаларга салып, капкачларын ябабыз, җылы одеял белән төреп куябыз. Барлыгы өч литрлап икра чыга. Тәмле булсын! Уксус салмаганда, икралы банкаларны суда стерильләштерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев