Мандарин ашап, организмыбызны витаминнарга баетабыз.
Анда күз һәм тән тиресе өчен файдалы – А , нерв системасы өчен – В1, кышкы чорда мохтаҗ булган – Д, инфекциягә каршы көрәштә – С витаминнары бар. Моннан кала, температура күтәрелгәндә мандарин согы эчәсе килүне баса, иртән эчелгән бер стакан мандарин согы үпкәләрне һәм бронхларны лайладан чистарта, мандаринның кипкән кабыгыннан ясалган төнәтмә ютәлне йомшарта, мандаринны еш ашау матдәләр алмашын яхшырта.
Нет комментариев