Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Куян елын каршылаганда азнакайлыларның өстәлендә нәрсә булырга тиеш?

Яңа ел табынында ел хуҗасы күңеленә хуш килгән ризыклар булса, алдагы көннәрегез шатлыкка күмелер!

Куян елын каршылаганда өстәлегездә мичтә пешкән яшелчәләр булса хәерле. Мәсәлән, барыбыз да яраткан бәрәңге. Ә кабак бигрәк тә әйбәт!

Җимешләр һәм җиләкләр дә, һичшиксез, булырга тиеш. Ниндиен яратасыз, ниндиләрне алырга мөмкинлегегез бар, шуларны куегыз.

Салатлар һәм кабымлыклар — Куянның яраткан ризыклары! Алар ел хуҗасын хәтерләткән яисә Яңа ел символикасында булса, бигрәк тә яхшы. Без аларның рецептларын бирдек.

Яшелчәләрдән яисә балыктан шашлык әзерләсәгез дә бик яхшы булыр. Шулай ук нинди булса да диңгез ризыклары куярга тырышыгыз. Мәсәлән, балык, диңгез кәбестәсе, уылдык һәм башкалар. Итнең ниндие дә ярый, тик куян ите булмасын! Тавык белән күркә бигрәк тә хуплана.

Торт яисә башка татлы камыр ризыклары әзерләргә, алырга онытмагыз! Шуны онытмагыз — өстәлдә кишер, кәбестә кушылган ризыклар булырга тиеш!

Яңа елда муллык, иминлек килсен!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев