Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кан басымын ничек үлчәргә?

Һәр кеше үзенең кан басымын үзе дә үлчи ала

һәрхәлдә, моңа өйрәнү авыр түгел. Шул уңайдан кайбер кагыйдәләрне исегезгә төшереп китү урынлы булыр. Кан басымын үлчәү алдыннан 30 минут кала кофе эчәргә, тәмәке тартырга ярамый; кан басымын үлчәр алдыннан урындык аркасына сөялеп, 5 минут чамасы тыныч кына утырып торырга кирәк; бөердә җыелган сидек тискәре йогынты ясамасын өчен, организмны әлеге сыеклыктан арындырыгыз һәм 2 минут ара калдырып, кан басымын ике тапкыр рәттән үлчәргә рөхсәт ителә. Аннан соң уртача күрсәткечне исәпләп чыгарырга кирәк була.
Белеп торыгыз: югары кан басымы йөрәк-кан тамырлары,бөер авыруларын, миокард инфарктын, баш мие инсультын китереп чыгаручы төп сәбәп булып санала. Кайбер кешеләрдә гипертония үзен сиздермәскә дә мөмкин, монысы тагын да куркынычрак. Кагыйдә буларак, бер барлыкка килгән гипертония гомер буе дәвам итә.  Әмма сез төшенкелеккә бирелмәгез, үзегезнең кан басымын даими контрольдә тотып, чарасын күрегез һәм сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев