Һәр өйдә “числинник”лар торыр иде
Хәзерге чор өчен үзенең актуальлеген инде шактый югалтса да, Советлар Союзы чорында һәр фатирда диярлек көнкүрешенең аерылгысыз элементы булган, әбиләрчә әйтсәк, «числинник» дип йөртелүче кечкенә асма календарьларны әле бүген дә сатуда табарга мөмкин.
Бу кечкенә көндәлек-белешмәлекнең актив кулланучылары гаиләнең хатын-кыз өлеше – әни һәм әбиләр булгандыр, мөгаен! Шуңа күрә календарь тематикасы күпчелек тегү, аш-су, бакчачылык мәсьәләләренә, танылган шәхесләрнең автобиографияләренә, алар белән кызыклы әңгәмәләргә, җырларга багышлана иде. Хәер, дивардагы календарьлар кайбер гаиләләр өчен көнкүрешне чагылдыручы билге генә дә булып торгандыр кебек. Сүз уңаеннан әйткәндә, әлеге календарьлар совет интерьерының үзенчәлекле билгесе булуга карамастан, алар үзләренең популярлыгын СССР барлыкка килгәнче үк танытканнар инде. Кайбер мәгълүматлар буенча, алар патша Россиясендә 1885 елда барлыкка килгәннәр дип санала.
Ул иске календарьларның форматы шундый ук иде: агымдагы датаны билгеләү, Кояш чыгышы һәм кояш баешы турындагы мәгълүматлар, ә битнең икенче ягында исә, бераз күңел ачу, ягъни юмор, яки гыйбрәтле язма урын ала. Календарьның алгы битендә, гадәттә мәкальләр һәм һава торышының фаразлары языла. Тик менә шул соңгысы гына нигәдер бик сирәк тормышка аша! Еш кына календарьларда балалар өчен дә эзли-эзли ах итүнең иң соңгы мизгелендә берәр нинди шигырь яки файлалы мәгълүматлар да килеп чыгып, «авыр хәл»дән коткарып кала.
Безнең әни киномеханик булып эшләү сәбәпле, район үзәгенә отчетлар белән еш бара иде, элек күрше-тирәдә яшәүче олы яшьтәге апалар гел йомыш белән керәләр, шәһәрдән нәрсә дә булса алып кайтуын үтенәләр иде. Әлбәттә инде, ел азагы җитә башласа, числинник сорый башлыйлар. Әнигә ияреп мин дә шәһәргә еш барам. Әлбәттә, күршеләргә алган ул числинникларны мин күтәреп алып кайтам, аннан аларга кертеп бирәм. Ә миңа «кунак килүгә» дип яшереп куйган җирдән генә чыккан тәмле кәнфитләр эләгә!
Ул числинниклар стенадагы кадакка беркетелә. Велосипед камерасыннан кисеп алынган кереш белән һәрбер көн узуга битләре артка таба кыстырып куела. Ертырга ярамый, чөнки файдалы мәгълүматларының кирәк булу ихтималы бар.
Хәзер сәүдә нокталарында нинди генә календарьлар юк. Һәрбер елны чагылдыручы хайван сурәтлеләре дә, аллы-гөлле чәчәкләр төшерелгәннәре дә, танылган шәхесләр фотолары урын алганнары да… Хәтта фотосалоннарда үзең яки гаиләң белән төшкәннәрен дә ясатып алырга була. Тик шулай да, безнең балачак хатирәләрен яңартып торучы Совет чоры «числинник»лары нигәдер күңелгә якынрак төсле…
Автор: Гөлчәчәк Садретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев