Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Гөмбә хәсрәткә сәбәп булмасын

Соңгы ай яңгырларга аеруча бай булды.

Урман-аланнарда гөмбәнең ниндиләренә генә тап булмыйсың! Җирлегебездә яшәүчеләр дә бу арада аны җыярга күпләп йөриләр. Әмма… Гөмбә ризык булсын, аннан сихәтлеккә куркыныч янамасын өчен бик нык игътибарлылык та сорала. Әле аның ашарга яраклылары арасында да ныгытып эшкәртү таләп ителгәннәре бар, дөрес әзерләмәсәң, агулануың да ихтимал.

Республикада, шул исәптән районыбызда һәр елны гөмбәдән агулану очраклары булып тора. Аның беренчел билгеләре нинди соң?

Агулану билгеләре гөмбә ашаганнан соң 30-40 минуттан соң күренә башлый: селәгәй ага, күз яшьләнә, күрү начарлана, саташтыра. Томсык гөмбә, кәҗә гөмбәсе зыянын 6-12 сәгатьтән соң күрсәтә башлый: ашказаны бик нык авырта, күңел болгана, костыра. Агулы гөмбәләр арасында иң куркынычы томсык гөмбә, ул үлемгә дә китерергә мөмкин. Аз гына агулану билгеләре сизелү белән һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул килеп җиткәнче, авыруны яткырып, кечкенә йотымнар белән чак кына тозлы салкын су, салкын каты чәй яисә кофе, шулай ук сөт эчерә тору мәслихәт.

Агуланудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз: гөмбә аз гына шикләндерсә дә, алмагыз; аларны юл буйларыннан җыймагыз; искергән, чебенләгәннәрен өзмәгез дә; җыйган көнне үк эшкәртегез; очраклы кешеләрдән сатып алмагыз.

 Гөмбәне тозлау өченгә җыйсагыз, 10-15 минут пешерегез, яки агулы матдәләре чыкканчы чылатып торыгыз. Өй шартларында тозланган, маринадланган гөмбәләр һәм алардан ясалган салатларны сатып алмавың хәерлерәк. 14 яшькәчә балаларга гөмбә ашатмагыз, чөнки алар организмында эшкәртү өчен ферментлар микъдаре җитәрлек түгел. Сәламәтлек үзебезгә бәйле, сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев