Кышка кердек, бакчачыларның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән азрак арынып торган чагы.
Бакчада тынлык. Агач һәм куаклар кышкы ялда. Әмма бакчаны күзәтүне туктатмаска кирәк. Кар катламын тикшереп торырга, чөнки кар - үсемлекләр өчен җылы юрган.
Юеш кар яуганда, ботакларны кар сара. Аны сак кына кагып төшерергә кирәк, югыйсә ботаклар сына башлый.
Кимерүчеләр йөрмәсен өчен, җиләк-җимеш агачлары тирәсендәге карны таптап барырга кирәк. Ботакларга кыштырдаучы кара пакетлар элеп куярга мөмкин. Бу - куяннарны куркытачак.
Теплицаның өстен чистартып торыгыз. Кар басып, ул сыгылып төшәргә мөмкин.
Нет комментариев