1 кг абрикоска 1 кг 200 гр шикәр комы исәбеннән
Абрикосны юып, 8-10 кисәккә бүлдем дә (абрикослар бик эре иде), 1кг абрикоска 800 гр исәбеннән шикәр комы белән болгатып куйдым. Суы чыккач газ өстенә куеп, кайнап чыкканнан соң 5-7 минут кайнаттым да газны сундердем. Өстеннән күбеген җыйдым һәм калган песокны салып, ул эреп беткәнче болгаттым.
Суынгач тагын 5 минут кайнатып алдым, суытып, коры банкаларга тутырдым.
Нет комментариев