Табигатьне саклау — һәммәбезнең уртак бурычы
Азнакайлылар «Татарстанның чиста урманнары» республикакүләм акциясендә катнаштылар.
Акция Татарстанның барлык районнарында, шәһәрләрендә һәм авылларында уза. Аның кысаларында җирле халык, мәктәп укучылары, волонтерлар һәм оешмалар берләшеп, урманнарны чистарту буенча эшләр башкаралар. Чүп-чар җыю, төрле экологик белем чаралары уздыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – болар акциянең төп бурычлары.
Районыбызның табигатьне саклауга битараф булмаган гражданнары иртәдән ук “Парус” спорт-туристлык базасына җыелдылар. Анда төрле оешма-предприятиедән: аеруча мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр идарәләре, Азнакай район Советы, башкарма комитеты һәм ,әлбәттә, урман хуҗалыгыннан хезмәткәрләр, волонтерлар җыелган иде.
Һәр кеше үз көченә карап бу акциядә актив катнашты. Алар булган урыннарда урманнар чиста һәм матур булып калды. Бер яклап, табигатьне саклау кебек изге эшкә үз өлешеңне кертсәң, икенчедән табигать кочагында, саф һавада көзге урманның матурлыгы белән дә хозурланасың. Һәрхәлдә, һәммәсенең дә кәефләре бик яхшы иде. Ә инде зур казаннарда пешкән урман шулпасыннан, хуш исле чәйләрдән авыз итү – үзе бер җан рәхәте бит ул.
Әлеге матур традиция алга таба да дәвам итәчәк һәм анда үзенең игелекле гамәлләре белән катнашырга теләүчеләр тагын да күбрәк булыр дигән теләктә калыйк. Акциядә катнашучыларның фикерләре белән тулырак мәкаләне “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев