Чикә-Каран чишмәсе яңарып калды: Чалпы авылы халкы өмәгә чыкты
Чалпы авылында урнашкан Чикә-Каран чишмәсе янәшәсендә зур экологик өмә узды. Авыл волонтерлары һәм активистлар чишмә тирәсен чүп үләннәреннән арындырды, чәчәкләр утыртты һәм ял итү урынын тәртипкә китерде.
Эшне авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин җитәкчелегендә авыл советы хезмәткәрләре һәм ветеран волонтерлар җитәкчесе Рәсимә Шәйхулова оештырды.
Катнашучылар беседкаларны юды, сукмакларны чистартты, баскычларны тәртипкә китерде. Күпьеллык чәчәкләр һәм хуш исле үләннәр утыртылды.
Өмә ахырында авыл халкы чишмә буенда табын корып, самовар чәе эчте, уха һәм коймак белән сыйланды.
– Мондый чаралар табигатьне саклау гына түгел, кешеләрне берләштерү өчен дә әһәмиятле, – дип яза даими хәбәрчебез Рәмзия Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев